news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башка төбәкләрдә яшәүчеләргә Татарстанда вакцинация ясау мөмкинлеген аңлаттылар

Вакцинация ике этапта уза, һәм препаратның ике компонентын да бер медицина учреждениесендә алу яхшырак, диде белгеч.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанга бик озакка килгән башка төбәктә яшәүчеләр республика медицина учреждениеләрендә коронавирустан вакцинаның икенче компонентын алырга мөмкин.

«Вакцинация ясатучылар регистрында башка төбәктә прививка алган гражданның булу мөмкинлеге гамәлгә ашырылган. Шулай итеп, әгәр гражданин башка төбәктә прививка ясаткан икән һәм Татарстанга даими яшәү урынына күчкән булса яисә республикада шактый озак вакыт булса, без аны регистрда таба һәм икенче вакцинация ясалу турында белешмә кертә алабыз», — диде вакцинопрофилактика буенча баш белгеч, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының эпидемиологы Дмитрий Лопушов.

Әгәр татарстанлы Казанда беренче инъекция ясаткан булса, ә үзе даими рәвештә башка муниципаль берәмлектә яши икән, ул үз поликлиникасына мөрәҗәгать итә һәм икенче фазаны шунда ала.

Дмитрий Лопушов искәрткәнчә, Россиядә кулланыла торган вакцина ике фазалы, беренче һәм икенче компонентларны поликлиникаларга бергә китерәләр. Эпидемиолог сүзләренчә, ике прививканы да бер үк медицина учреждениесендә да алу яхшырак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100