news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башбаштаклыкка чик куелырмы?

Башбаштаклыкка чик куелырмы?

(Ульяновски, 25 апрель, “Татар-информ”, Айрат Ибраһим). Ульяновски өлкәсенең “Туган тел” оешмасы идарәсе исеменә “Почта России” дигән Федераль унитар дәүләти ширкәтнең (ФГУП) башбаштаклыгына ризасызлык белдереп язылган 3 шикаятьнең икесенә җаваплар килде.

Шикаятьләрнең мәгънәсе менә нидә. Узган елның октябрь ае урталарында Казан газеталары Ульяновскига 5-6 көнгә соңга калып килә башлады. Моңа гаҗәпләнеп, татар җәмәгатьчелеге ФГУП “Почта России”нең Ульяновски филиалы җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткән иде. Җирле түрәләрнең аңлатуынча, басмаларны укучыга җиткерү маршруты үзгәргән икән: Казан газета-журналлары Ульяновскига Самара аркылы – 540 чакрым артык юл узып кына килеп җитә ала булып чыкты. ФГУПның башка сыймаслык мондый карарын аңлатуны сорап, “Туган тел” оешмасы идарәсе Монополиягә каршы федераль хезмәткә, Россия прокуратурасына һәм Ульяновски өлкәсеннән сайланган Дәүләт Думасы депутаты Валентин Ивановка шикаятьләр җибәргән иде. Шушы арада ике җавап килеп төште. Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары А.Голомолзин язуынча, алар почтаны укучыга җиткерү юнәлешен үзгәртүнең нигезләмәсе турында аңлатма таләп итеп, ФГУПка мөрәҗәгать иткән. Депутат Валентин Иванов та шундый ук җавап җибәргән. Икесе дә ФГУПның рәсми җавабы белән таныштыруны вәгъдә иткәннәр.

Генераль прокурор исеменә җибәргән хатка әлегә җавап юк. “Туган тел” активистлары прокуратурага газета-журналларның вакытында таралуын тоткарлый торган мондый карарны кабул итүчеләрне җавапка тартуны сорап мөрәҗәгать иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100