news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баш ветеринария идарәсе: Төерле дерматит нәсел дәвам итә алмау белән куркыныч

«Терлек үләргә мөмкин, ләкин үлмәсә дә, авырган терлек нәселен дәвам итә алмый. Савым күрсәткечләре кими, ә хуҗалык өчен бу бик чыгымлы, чөнки сөт — авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен төп керем чыганагы», — диде Илдар Ногманов.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Мөгезле эре терлектә нодуляр яки төерле дерматит үлемгә генә китереп калмый, нәсел дәвам итә алмау ягыннан да куркыныч.

«Терлек үләргә мөмкин, ләкин үлмәсә дә, авырган терлек нәселен дәвам итә алмый. Савым күрсәткечләре кими, ә хуҗалык өчен бу бик чыгымлы, чөнки сөт — авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен төп керем чыганагы», — диде ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә.

Ул көзен Башкортстанда мөгезле эре терлектә бу йогышлы авыруның 11 чыганагы ачыкланганын әйтте. Декабрьдә Чиләбе өлкәсендә авыруның ике чыганагы ачыкланган.

Илдар Ногманов әлеге инфекциягә каршы вакцинация уздырылганын, ләкин терлек сату белән шөгыльләнүчеләргә игътибарлы, уяу булу кирәклеген билгеләп узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot