Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе мактаулы исемгә лаек булды
Алмаз Хисаметдиновка "Татарстанның атказанган ветеринария табибы" исеме бирелде.
(Казан, 12 декабрь, "Татар-информ"). ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов "Татарстанның атказанган мал табибы" исеменә лаек булды. Мәртәбәле бүләкне аңа Казан Кремлендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.
Алмаз Хисаметдинов - югары белемле мал табибы. 2002 елда ул Бауман ис.Ветеринария медицинасы академиясен тәмамлаган. Хезмәт юлын Балтач районында мал табибы булып башлый. 2014 елның 9 гыйнварыннан ул ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсен җитәкли.
Ул җитәкчелек иткән чорда дәүләт ветеринария хезмәтен, аерым алганда, хайваннарның төрле авыруларын кисәтү, халык сәламәтлеген саклау, ветеринар-санитар яктан терлек продукциясенең сыйфатын тәэмин итү, ветеринар күзәтчелек, республика территориясенә куркыныч авырулар кертмәү кебек чаралар күрелде.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, бүген 12 декабрь - Россия Конституциясе көнендә, галимнәргә, табибларга, мәдәният хезмәткәрләре һәм Татарстан предприятиеләре хезмәткәрләренә медальләр, исемнәр, мактау грамоталары бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз