news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов “Чаңгы юллары” ярышында беренче килде

ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе хезмәткәрләре “Горки-Әмәт” урман-паркында чаңгыда ярышты.

(Казан, 10 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген бөтенроссия “Чаңгы юллары – 2018” ярышы кысаларында, республиканың һәр районы һәм оешма-предприятие вәкилләре, министрлыклар чаңгыга басты. ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе, Казан ветеринария берләшмәсе һәм Республика ветеринария лабораториясе хезмәткәрләре, 50дән артык хезмәткәр “Горки-Әмәт” урман паркында ярышты. Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов финишка беренчеләрдән булып килде.

“Чаңгы миңа ят спорт төре түгел. Беренче кар төшкәч тә, гаиләм белән чаңгыга басабыз. Кышкы ялларны актив төстә, хәрәкәттә уздырабыз”, – диде Алмаз Хисаметдинов “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Ул “Чаңгы юллары” ярышларында ел саен катнашуын искәртте.

Алмаз Хисаметдинов сүзләренчә, республиканың ветеринария белгечләре сәламәт яшәү рәвешен сайлый һәм һәр вакытта теләсә нинди спорт чараларында активлык күрсәтә.

Финишка килеп җиткән спортчыларны кайнар чәй, коймак, шашлык һәм башка тәм-томнар белән сыйладылар. Чәй табынын Казан ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Тимур Галиев һәм Республика ветеринария лабораториясе директоры Марс Вәлиев оештырган иде.

Искәртеп үтик, быел Татарстанда 13нче тапкыр “Бөтенроссия чаңгы юллары” ярышы үткәрелде. Ярыш кысаларында, 150 меңләп татарстанлы бүген чаңгыга басты. Казанда ярышлар өч мәйданчыкта узды. Аларга 20 меңләп казанлы кушылды.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100