Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Баш токсиколог җәрәхәттән елан агуын суыртып чыгарырга ярамауның сәбәбен аңлатты
Быел Татарстанда дүрт кешене кара елан тешләгән.
(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Кешене елан чакса, табибка күренгәнче, ярадан агуын суыртып чыгарырга тырышырга ярамый. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә әйтте.
«Суырткан очракта да, әллә ни күп агу ала алмыйсыз. Агуның күп өлеше лимфа системасына ук үтеп кергән була. Ярдәм күрсәтәм дип, агу суырткан кешенең авыз куышлыгында инфекция булуы ихтимал. Без бит, гадәттә, хастаханәдә агуга каршы сыекча керткәндә, гангрена белән бәйле проблемалар килеп чыкмасын өчен, катып калу (столбняк) чиренә каршы да сыекча кертәбез», — диде баш белгеч.
Табиблар әйтүенчә, елан тешләгән вакытта, гадәттә, өстәге ике теш эзе кала. Бер генә теш эзе калган очраклар да була. «Кайчак пациентларның тәне шешкән урынында елан тешләгән нокталар бөтенләй күренми. Аннары гына пациент үләннән йөргәндә, аягын нәрсәдер кадаганын исенә төшерә», — диде Алия Насыйбуллина.
Аның сүзләренчә, елан тешләгән кешене хастаханәдән бер-ике атна эчендә дәвалап чыгаралар. Аяк-куллары элеккегечә хәрәкәтләнә алсын өчен, кеше тик ятарга, табиблар сүзеннән чыкмаска тиешлеген искәртте табиб. Юкса, җәрәхәт озак төзәләчәк.
Былтыр республикада елан тешләүгә шикләнеп, иллеләп мөрәҗәгать булган. 37 кешенеке расланган, калганнарда тән шешү бөҗәк тешләвеннән булган. Быел Татарстанда дүрт кешене кара елан тешләгән.
Идел-Кама тыюлыгының өлкән фәнни хезмәткәре, биология фәннәре кандидаты Алексей Павлов кара елан белән очрашканда хафага бирелмәскә киңәш итте. «Әкренләп читкә тайпылырга, башка юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәк. Гадәттә, кара елан өстенә бассаң, я кагылсаң гына һөҗүм итә», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз