news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баш табибларны лаеклы ялга озатачаклар

Бу хакта 1 октябрьдән үз көченә керәчәк канунда җиткерелә.

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ"). Баш табиблар һәм аларның урынбасарлары хәзер медицина учреждениесе белән картлык көненә кадәр идарә итә алмаячак – 65 яшь тулгач та алар үз урыннарын калдырырга тиеш булачак. Бу хакта 1 октябрьдән үз көченә керәчәк канунда җиткерелә, дип хәбәр итә "Российская газета".

Документта федераль, төбәк яки муниципаль органнарның медицина учреждениеләрендә, шулай ук филиалларында җитәкчеләр һәм аларның урынбасарлары вазифасын, хезмәт килешүендә каралган вакытка бәйсез рәвештә, 65 яшькә кадәрге белгечләр биләргә тиеш, диелгән. Әлеге яшькә җиткән кешене, аның язмача рөхсәте нигезендә, квалификациясенә яраклы вазифага күчерү мөмкинлеге карала.

Хәер, искәрмә дә булырга мөмкин. Медицина оешмалары хезмәткәрләренең гомуми җыелышы яисә конференциясе әлеге вазифада булуны 70 яшькә кадәр озайтуны сорый ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100