news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баш табибларга «Халык контроле» системасында шикаятьләрне контрольдә тоту йөкләнде

«Сырхауханәләр һәм хастаханәләр» категориясендә мөрәҗәгатьләр кимегән.

Баш табибларга «Халык контроле» системасында шикаятьләрне контрольдә тоту йөкләнде
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Дәвалау учреждениеләре җитәкчеләре «Халык контроле» системасында медицина өлкәсенә караган шикаятьләрне контрольдә тотарга тиешләр. Бу хакта коллегия утырышында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков әйтте.

«Халыктан безнең эшкә бәя «Халык контроле» системасында, шулай ук министрлык каршындагы Иҗтимагый советның бәйсез бәяләмәсендә күренә.«Сырхауханәләр һәм хастаханәләр» категориясендә мөрәҗәгатьләр кимесә дә, медицина ярдәме үтемле булуына шикаятьләр күп кала бирә. Дәвалау учреждениеләре җитәкчеләре «Халык контроле» системасындагы эшне шәхсән контрольдә тотсын», — диде министр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100