news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баш табиб вазифасын башкаруның яшь чиген билгелиләр

Җитәкче медицина хезмәткәрләре 65 яшьтән соң башка эшкә күчәргә тиеш.

(Казан, 25 май, “Татар-информ”). Баш табиб вазифасында 65 яшькә чаклы гына эшләп булачак. Күрсәтелгән яшь чиген узганнарны башка вазифага күчерәләр. Мондый канун проектын Дәүләт Думасының хезмәт комитеты караячак. Шуны өстәргә кирәк, бу башлангычны хөкүмәт инде хуплаган. Идарә органы бу тәкъдимне башка дәүләт оешмаларына да җиткерергә кушкан, дип яза "Известия" газетасы.

"Идарәче кадрларны яшәртү, әлбәттә, кирәк. Яшьләр өчен карьера баскычы буйлап күтәрелү булырга тиеш. Югыйсә, табиблар бюджет эшеннән коммерциягә китеп барачак", – дип белдерә "Известия" чыганагына Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эше буенча комитет башлыгы Ярослав Нилов.

65 яшькә җиткән баш табибны һәм аның урынбасарын квалификацияләренә туры килүче башка эшкә күчерү күздә тотыла. Әмма гомуми коллектив җыелышы карары белән аларның бу вазифада 70 яшькә кадәр калдырырга мөмкин булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot