news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баш онколог яман шеш белән авыручыларның коронавирусны ничек кичерүен әйтте

Кайбер пациентлар, дәвалануга югары шанслары булганнарның да, ковидтан соң хәлләре я бик авырая, я үлеп тә китәләр.

(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның баш онкологы Эдуард Ногманов коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб аккаунтында туры эфир барышында яман шеш белән авыручыларның коронавирусны ничек кичерүен әйтте.

«Яман шеш авыруы булган кешегә коронавирус өстәмә куркыныч тудыра. Ковид инфекциясе кушылуы онкологик процесска җитди йогынты ясый, чирне көчәйтә», — диде Эдуард Ногманов.

Баш онколог әйтүенчә, кайбер пациентлар, дәвалануга югары шанслары булганнарның да, ковидтан соң хәлләре я бик авырая, я үлеп тә китәләр. «Рактан дәвалансалар да, алар, кызганыч, инфекциядән үлә», — дип белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot