news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баш мөфти Тәлгать Таҗетдинне туган көне белән котлап кәһвә сервизы бүләк иттеләр

Социаль һәм гуманитар өлкәләрдә турында әңгәмәдән соң, Тәлгать Сафа Таҗетдин Ислам Хезмәттәшлек оешмасының элеккеге генераль секретаре Әмәлетдин Ихсаноглыга башкорт балы бирде.

Баш мөфти Тәлгать Таҗетдинне туган көне белән котлап кәһвә сервизы бүләк иттеләр
cdum.ru

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Ислам Хезмәттәшлек оешмасының элеккеге генераль секретаре Әкмәлетдин Ихсаноглы Шәйхелислам, Баш мөфти, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Сафа Таҗетдинны туган көне белән котлап, кәһвә сервизы бүләк итте. Бу хакта Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменең V утырышы программасы кысаларында Шәйхелислам, Баш мөфти, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Сафа Таҗетдин Ислам Хезмәттәшлек оешмасының элеккеге генераль секретаре Әкмәлетдин Ихсаноглы белән очрашты.

Баш мөфти кунакка зәмзәм суы эчәргә тәкъдим итте. Шуннан соң Шәйхелислам Россиядә ислам дине тарихы һәм ил мөселманнары алдында торган бурычлар хакында сөйләде; дини белем бирү өлкәсендәге казанышлар белән уртаклашты; әңгәмәдәшенең игътибарын Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең җәмгыятьне рухи яңарту эшендә дәүләт структуралары белән уңышлы хезмәттәшлегенә юнәлтте.

Очрашуда катнашучылар социаль һәм гуманитар өлкәләрдә ислам хезмәттәшлегенең актуаль мәсьәләләре буенча үзара фикер алышты. Соңыннан Тәлгать Сафа Таҗетдин Әмәлетдин Ихсаноглыга башкорт балын бүләк итте, диелә хәбәрдә.

Уфага «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменең V утырышында катнашучылар килә башлады. Быел утырыш «Ислам Хезмәттәшлек оешмасының 50 еллыгына. Конфессияара татулык: Россия һәм Ислам Хезмәттәшлек оешмасы илләре тәҗрибәсе» дигән темага багышлап үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100