news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде

Бүләкләү хакындагы Указга ил Президенты Владимир Путин кул куйды.

Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде
пресс-служба президента РФ

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Бүләкләү хакындагы Указга ил Президенты Владимир Путин кул куйды.

Шул ук Указ нигезендә күп кенә мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, галимнәр, табиблар, укытучылар, парламентарийлар һәм чиновниклар, шулай ук спорт һәм профсоюз эшлеклеләре, башка тармак хезмәткәрләре дә югары дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot