news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баш мөфти: Россия мөселманнары Сириягә даими рәвештә гуманитар ярдәм күрсәтәчәк

"Без акча гына җыябыз, аннан Мәскәү азык-төлек, балаларга бүләкләр, мәктәп кирәк-яраклары алып җибәрә,” – дип аңлаткан ул.

(Казан, 24 ноябрь, "Татар-информ"). Россия мөселманнары Сириянең тыныч халкына даими рәвештә гуманитар ярдәм җибәреп торачак, дип җиткергән Баш мөфти, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.

"Рамазан ае барышында ярдәм оештырдык, алга таба да даими рәвештә ярдәм итәргә дигән карарга килдек. Карар Россия динара берлегендә кабул ителде, аны Изге патриарх Кирилл җитәкли", - дигән Тәлгать Таҗетдин чәршәмбе көнне Әстерханда журналистларга.

Ул бер атна элек Сириягә Башкортстан делегациясенең ярдәм илтүен җиткергән.

"Хәзер алар (Сирия халкы - ИФ) ярдәмгә даими мохтаҗлык кичерәчәк. Аллаһка шөкер, терроризмга каршы операция ахырына якынлаша, шунлыктан безнең ил генә түгел, барлык мөселман һәм гарәп илләре дә, Европа халкы да аларга ярдәм итәргә тиеш”, - дип җиткергән Тәлгать Таҗетдин.

Баш мөфти сүзләренчә, якын арада сириялеләргә тагын бер партия гуманитар ярдәм җибәрелергә тиеш.

"Без акча гына җыябыз, аннан Мәскәү азык-төлек, балаларга бүләкләр, мәктәп кирәк-яраклары алып җибәрә,” – дип аңлаткан ул.

Искәртеп үтик, Тәлгать Таҗетдин Әстерхан өлкәсе мөселманнар идарәсенең 25 еллыгы уңаеннан узучы бәйрәм чараларында катнаша.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100