news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баш консул Төркиянең татарлар белән бәйле урыннарына турлар булдыру тәкъдимен хуплады

Туристик ширкәтләргә бу тәкъдимне җиткерәчәкмен, диде ул.

Баш консул Төркиянең татарлар белән бәйле урыннарына турлар булдыру тәкъдимен хуплады
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Төркиянең Казандагы баш консулы Исмәт Эрикан туристик ширкәтләргә Төркиягә татарлар өчен махсус турлар булдыруны тәкъдим итәчәген әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә белдерде.

«Россиядән Төркиягә килгән туристларга төрле турлар тәкъдим ителә, ләкин алар, гадәттә, төрле милләт һәм дин вәкилләре өчен уртак. Ә татар кешесе өчен кызыклы турлар тәкъдим итү мөмкинлеге булмасмы? Мәсәлән, Төркия тарихына кереп калган татар шәхесләре — Садри Максуди, Гаяз Исхакый белән бәйле урыннарны күрү файдалы булыр иде», — дип тәкъдим итте «Татар-информ» журналисты.

Бу тәкъдимне Исмәт Эрикан файдалы дип тапты. «Ел саен Татарстаннан 400-450 мең турист Төркиягә килә. Төркиядә Тукай һәйкәлләре, парклары бар. Татарлар яшәгән төбәкләрне, татар мәчетләрен барып күрү дә кызыклы булыр иде. Туристик ширкәтләргә бу тәкъдимне җиткерәчәкмен», — диде ул.

Баш консул мондый турларның популяр булу-булмавы ихтыяҗга бәйле дип искәртте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100