news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев үз кандидатурасын тагын бер срокка тәкъдим итәргә тели

Татарстан баш казыеның үз кандидатурасын кую-куймавы февраль башында төгәл билгеле булачак.

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Алмаз Биккол). Республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә nbplmy узачак сайлауда үз кандидатурасын тагын бер срокка тәкъдим итүдән баш тартмаячак. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә белдерде.

“Үземне казый булырга кандидат буларак тәкъдим итәргә ният бар. Икенче февральдә Балтач районындагы җыелыштан соң төгәл билгеле булачак. Җыелыш үтмичә нәрсәдер әйтү иртәрәк дип саныйм”, – дип искәртте Җәлил хәзрәт.

news_right_1
news_right_2
news_bot