news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев Татарстан прокуроры белән очрашты

Очрашуда мөселман дини оешмаларының хокукый эшчәнлегенә, шулай ук урта мәктәптә дин гыйлемен укытуның хокукый аспектларына кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар

(Казан, 6 май, “Татар-информ”). Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Татарстан прокуроры Кафил Әмиров белән очрашты. Очрашуда мөселман дини оешмаларының хокукый эшчәнлегенә, шулай ук урта мәктәптә дин гыйлемен укытуның хокукый аспектларына кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.


Билгеле булганча, Җәлил хәзрәт Фазлыев мөселманнарның дүртенче корылтаенда Баш казый итеп сайланды. Ул Татарстан Республикасы Диния нәзарәтендә мөселманнарның югары суд хакимияте булып тора, дип хәбәр итә Islamrt.ru.

news_right_1
news_right_2
news_bot