Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Баш фермер авыл хуҗалыгы продукциясен сатуны дәүләт тәртипкә салырга тиеш дип саный
Камияр Байтемиров "Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында аграр икътисад үсеше" темасына чыгыш ясады.
(Казан, 2 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы куллану кооперативлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров фикеренчә, Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерергә өйрәнде, ә шул продукцияне сатарга әле өйрәнмәде. Бу хакта Байтемиров Игенчеләр сараенда ассоциациянең XVIII съездында әйтте. Ул "Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында аграр икътисад үсеше - шәхси ярдәмче хуҗалыклар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы куллану кооперативларының керемен арттыру юллары" темасына доклад белән чыгыш ясады.
"2017 елгы уңыш буенча "уңыш бар, сөенече юк" дип әйтәләр. Шундый упкын барлыкка килде: үсемлекчелек, терлекчелек продукциясен җитештерергә өйрәндек, ә әзер продукцияне сатарга өйрәнмәдек. Моның белән шөгыльләнүче дә юк кебек. Элек кемдер ничектер сата иде, ләкин Татарстанда кыргый базар вакыты үтеп бара. Бу мәсьәләдә тәртип кирәк! Дәүләт дәрәҗәсендә чаралар кирәк", - дип белдерде Камияр Байтемиров.
Ассоциация рәисе сөт бәяләре төшү белән бәйле вазгыятькә дә тукталды. Мартта бәяләр тотрыклануга өмет булуын, шушы авыр вакытны сабыр гына кичерергә киңәш итте.
Мандат комиссиясе съездда 43 районнан 134 делегат катнашуын әйтте. Утырышта Алексеевск, Зәй фермерлары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциацияләре җитәкчеләре һәм башкалар чыгыш ясый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз