Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Баш федераль инспектор “iВолга” проекты җиңүчесе белән очрашты
Регина Шәйдуллина “Союз” корабле сыналу турында сөйләде
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов “iВолга” проекты җиңүчесе Регина Шәйдуллина белән очрашты. Бу хакта ТР буенча Баш федераль инспектор матбугат хезмәте хәбәр итә.
Искәртеп узабыз, Регина Шәйдуллина Олимпия утын орбитага алып менгән “Союз” корабле сыналу шаһиты булды. Ул ТР буенча баш федераль инспекторга “iВолга” яшьләр форумында Идел буе округыннан 16 кешенең җиңүе хакында сөйләде. Җиңүчеләргә Байконурга юллама белән бүләкләнгән. Алар Самарада очрашкан, анда илнең һәм төбәкең космик тармагы тарихы белән танышканнар.
Аннары форумда катнашучылар экскурсия үткәргәннәр. Яшьләрне бигрәк тә көндәлек тормышта космик технологияләрне куллануны күрсәткән интерактив панельләр кызыксындырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз