news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баш балалар онкологы: Россиядә ел саен 3,5 мең балада яман шеш авыруы ачыклана

Владимир Поляков Россиядә һәм дөньяда балалар арасында онкология белән авыручылар дәрәҗәсе тотрыклы саклана дип җиткергән.

(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”). Балалар арасында онкоголия белән авыручылар саны елдан-ел бертөрле дәрәҗәдә саклана. Ел саен 3,5 мең бала рак белән авырый башлый. Бу хакта Яман шеш авырулы балалар көне алдыннан Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының "Н.Н. Блохин исемендәге Россия онкология үзәге”нең  баш һәм муендагы яман шеш бүлеге мөдире, фәнни эшләр буенча директор урынбасары, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан-тыш баш балалар онкологы Владимир Поляков бердерде, дип яза “ТАСС”.

“Ел саен Россиядә 3,5 мең балада яман шеш авыруы ачыклана. Ягъни 100 мең балага 12 дән 15 кә кадәр авыручы туры килә дигән сүз”, – дигән ул.

Поляков, Россиядә һәм дөньяда онкология белән авыручылар дәрәҗәсе балалар арасында тотрыклы булып кала, дип белдергән. 20 ел эчендә ул 15-20 процентка арткан. “Монда диагностика ысулларының яхшыруын да исәпкә алырга кирәк”, – дип аңлаткан эксперт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100