Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Баш ветеринария идарәсе белгечләрне авылга мәҗбүри кайтару буенча тәкъдим әзерли
Тиздән ветеринар белгечләр авылларда мәҗбүри эшкә җәлеп ителергә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы Министлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Нугуманов хәбәр итте.
«Бюджетта укып диплом алган мал табибларын өч ел авылда эшләтүне күздә тоткан проект әзерлибез. Ул якын арада Дәүләт Советына тәкъдим ителәчәк», – диде җитәкче урынбасары.
Илдар Нугуманов бүген «Интертат»ның туры эфир форматында чыга торган «Күзгә –(к)сүз» тапшыруында катнашты һәм укучыларның авыллардагы сөт бәяләре, малларга кадала торган профилактик уколлар һәм субсидияләр турындагы сорауларына җавап бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз