news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баш табиб Айрат Зыятдинов: Балаларның үзләренә зыян салу очраклары борчый

Баш табиб Айрат Зыятдинов: Балаларның үзләренә зыян салу очраклары борчый
Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина

Узган 2025 елда балаларның үз-үзенә кул салуына бәйле 12 очрак теркәлгән. 2024 елда шундый 14 очрак булган. Тәмамланмаган суицид сәбәбе белән Республика балалар клиник хастаханәсенә 100 мөрәҗәгать билгеле. Бу хакта клиниканың медицина советы утырышында баш табибы Айрат Зыятдинов сөйләде.

Аның сүзләренчә, ахырына җиткерелмәгән суицидларның яртысы 14-15 яшьлек балаларга туры килә. «Медицина-социаль һәм психологик хезмәт белгечләре балаларның үзләренә кул салырга теләү сәбәпләрен өйрәнү буенча ведомствоара эш алып бара. Социаль куркыныч хәлдәге балалар белән эшлиләр. Балалар һәм үсмерләрнең үзләренә зыян салу очраклары борчый», – диде Айрат Зыятдинов.

Баш табиб сүзләренчә, ел саен балаларның психоактив матдәләр куллануы белән бәйле 200дән артык очрак теркәлә. Балаларның алкоголь һәм наркотик кулланган халәттә хастаханәгә мөрәҗәгать итүе буенча 134 очрак теркәлгән. Ведомствоара исәпкә 95 балигъ булмаган бала куелган.

«Балалар һәм үсмерләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклап калу максатыннан бердәм план төзү өчен, бу проблеманы ведомствоара дәрәҗәгә чыгарырга тәкъдим итәм», – диде Айрат Зыятдинов.

news_right_1
news_right_2
news_bot