news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баш мөхәррир «Идел» журналы «Ялкын» журналына охшап калган дигән сүзләргә фикерен әйтте

Яшьләр арасында популяр булырга телибез икән, аларны шаккатырырга кирәк, ди ул.

Баш мөхәррир «Идел» журналы «Ялкын» журналына охшап калган дигән сүзләргә фикерен әйтте
Рамил Гали

«Интертат» сайтының «Вконтакте» төркемендә туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасында «Идел» журналының баш мөхәррире Рәмзия Галимова «Идел» журналы «Ялкын» журналына охшап калган дигән сүзләргә үз фикерен белдерде.

«Мондый фикерләрне мин аңлыйм һәм кабул итәм. Мин 4 ел буе «Ялкын»да яратып, күңелемне, энергиямне биреп эшләдем. Ул вакытта да минем максатым – «Ялкын»ны таныту иде. Шуңа күрә күп кешедә мин «Ялкын» журналы белән ассоцияләнәмдер. «Ялкын» журналында бик күп проектлар эшләдек. Аларда минем төсмерем чагылыш тапкан, әлбәттә. Мин ул журналдан «Идел»гә күчкәч, тиз генә үзгәрә алмыйм бит. Шуңа күрә кайбер проектларда «Ялкын»ның чагылышы булуы табигый. Шулай да «Ялкын» – ул яшүсмерләр журналы, «Идел»дә мөмкинлекләр күбрәк», – диде ул.

Баш мөхәррир фикеренчә, яшьләр арасында популяр булырга телибез икән, аларны шаккатырырга кирәк.

«Бер журнал белән икенчесен чагыштыру дөрес түгел, чөнки безнең барыбызның да максат бер – милләткә хезмәт итү. Шуңа күрә бөтен татар телендә чыга торган газета-журналлар берләшергә тиеш, бер-берсенә көндәш булырга тиеш түгел», – диде Рәмзия Галимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100