news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баш мөфти Равил Гайнетдин Аксакаллар шурасы составына кертелде

Баш мөфти Равил Гайнетдин Аксакаллар шурасы составына кертелде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе баш мөфти шәех Равил Гайнетдин Аксакаллар шурасы составына кертелде. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга мөфти шәех Равил Гайнетдинне югары дөньяви статуска ия булган әлеге оешманың әгъзасы итеп кабул итү турындагы резолюция тексты белән мөрәҗәгать юлланган. Мөрәҗәгатьне Аксакаллар шурасы рәисе, бөек имам Әл-Әзһәр Әш-Шәриф Әхмәт Әл-Таиб имзалаган.

«Аксакаллар шурасы әгъзалары составына кертү турындагы карар Россиянең конфессияара диалогны саклаудагы һәм төрле мәдәниятләр һәм цивилизацияләр арасында үзара аңлашуны ныгытудагы мөһим ролен тану турында сөйли», - дип ассызыкланган Президентка юлланган хатта.

Мөфти шәех Равил Гайнетдиннең эшчәнлеге халыкара дәрәҗәдә югары бәяләнү Россия белән мөселман дөньясының үзара мөнәсәбәтләрен тагын да якынайтуга һәм ныгытуга хезмәт итәчәк, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot