Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Баш казый: Никах табыны артында әйтелгән теләкләр кабул булуның ике шарты бар
Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев кайсы очракта никах табыны артында әйтелгән теләкләрнең кабул булмавы турында сөйләде.
«Пәйгамбәребез (с.г.в.) никах табынында теләгән теләкләр кабул була, дигән, әмма аның ике шарты бар. Беренчесе – андагы кешеләр тиешле киемнән булырга тиеш. Никах туенда яулыксыз утыручылар, кыска җиңле кием киючеләр бар. Кешеләр тиешле киемнән утырмый икән, бөтен теләгәннәр җилгә оча, бушка була. Икенчесе – өстәлдәге ризык хәләл булырга тиеш. Хәзер хәләл ризык табу авыр түгел, әмма бу әйбергә барыбер җитди карамыйлар», – диде Җәлил хәзрәт «Тәртип» радиосы уздырган түгәрәк өстәлдә.
Никах табыны артында кешеләр тиешле киемнән булмаса, өстәлдә хәрәм ризык булса, теләк кабул булмый, бу никах укылмаган кебек була, ди ул. Аерылышулар саны күп булуны да ул шуның белән аңлатты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз