news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бары тик катгый чаралар гына Татарстанга Африка дуңгыз чумасы керү куркынычын киметәчәк – ТР Президенты

Рөстәм Миңнеханов ветеринария хезмәтеннән бу мәсьәлә буенча катгый булуны таләп итте

  (Казан, 10 август, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Татарстанда Африка дуңгыз чумасын кертмәү өчен чаралар күрәләр. Дуңгыз комплекслары ябык эш режимына күчә. Әлегә 91 дуңгызчылык предприятиесе бу режимга күчмәгән, дип белдерде бүген ТР Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов катнашында узган республикакүләм киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.
Шулай ук, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры сүзләренә караганда, кабан дуңгызларын ату квотасын сизелерлек арттыру тәкъдиме кертелгән һәм эре дуңгызчылык хуҗалыклары зонасы тирәсендә буш урыннар булдыру бурычы куелган.
ТР Президенты ветеринария хезмәтен һәм бу мәсьәләне хәл итүгә җәлеп ителгән башка структураларны принципиаль булуларын сорады. “Бары тик катгый чаралар гына Татарстанга Африка дуңгыз чумасы керү куркынычын киметәчәк”, - дип тәмамлады ул сүзен.

news_right_1
news_right_2
news_bot