Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Барслар" Хабаровск "юлбарысларын" тар-мар итте
"Ак Барс" хоккейчылары ышанычлы җиңү яулады
(Казан, 14 ноябрь, "Татар-информ"). Ак Барс хоккейчылары бу сезондагы иң нәтиҗәле җиңүне яулады. Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре бүген Хабаровскида "Амур"ны 8:1 исәбе белән тар мар итте.
Исәпне беренче период уртасында Оскар Меллер ачты. Биш минутан соң, казанлы Кирил Петров көндәшенә каршы тыелган алым кулланды һәм ул хөкемдар тарафыннан уен ахырына кадәр боздан чыгарылды. Петровның 5 минутлык штрафы вакытында хуҗалар өстенлекне үз кулларына төшерә алган булыр иде, ләкин киресенчә килеп чыкты: "Ак Барс" капитаны Александр Свитов, азчылыкта уйнаганда, "Амур" капкасына тагын бер алка "шудырды". 1нче период ахырында хуҗалар 1 алка кертүгә ирешсә дә, бу аларның бүгенге уенда беренче һәм соңгы уңышлары булды. Калган ике периодта голлар “Амур” капкасына гына керде. Дмитрий Обухов, Артем Лукоянов , Игорь Мирнов, Джастин Азеведо, Михаил Варнаков һәм Шелдон Брукбэнк исәпне 8:1 итте. Киләсе уенны “Ак Барс” берсекөнгә Новокузнецкида “Металлург”ка каршы уздырачак.
«Амур» (Хабаровск) – «Ак Барс» (Казан) – 1:8 (1:2, 0:4, 0:2).
Голлар: Меллер ( Свитов, Бурмистров), 9:08 – 0:1. Свитов ( Лукоянов), 18:22 – 0:2. Логинов ( Шпирко, Лугин), 19:18 – 1:2. Обухов ( Свитов, Медведев), 26:05 – 1:3. Лукоянов (Захарчук), 34:54 – 1:4. Азеведо ( Никулин), 36:44 – 1:5. Мирнов (Лукоянов), 39:15 – 1:6. Варнаков (Костицын), 48:53 – 1:7. Брукбэнк (Бурмистров), 51:22 – 1:8.
Капкачылар: Мурыгин (Борисов, 28:34) – Нильссон.
Фотосурәт ak-bars.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз