news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Барселонадан Казанга юл тоткан С750 самолетында опера җырчысы Аида Гарифуллина да булган

Авариядә беркем дә зыян күрмәгән.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Барселонадан Казанга юл тоткан С750 чартер самолетында опера җырчысы Аида Гарифуллина да булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына җырчының әнисе Ләлә Гарифуллина хәбәр итте.

«Барысы да яхшы, беркем дә зыян күрмәде», - дип искәртте Аиданың әнисе.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, кичә Татарстан башкаласы аэропортында Барселонадан Казанга юл тоткан С750 чартер самолеты белән гадәттән тыш хәл килеп туа. Җиргә төшеп утырган чагында, һава судносының бер шассие сафтан чыга һәм самолет очыш полосасыннан читкә «тәгәри». Авария нәтиҗәләрен бетерү өчен Казан аэропортын вакытлыча ябып торалар.

Россия Тикшерү комитетында әлеге авария самолетның төзек булмавы, пилотның хата җибәрүе һәм һава судносын очышка тиешенчә әзерләмәү аркасында килеп чыккан дип фаразлыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100