news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Барселона” – “Рубин”: “Ноу Камп”та Казан әкияте

“Рубин” “Барселона”га үзенчә уйнарга ирек куймады, үз мөмкинлекләрен тулысынча файдаланды

(Казан, 21 октябрь, “Татар–информ”, Артур Еникеев). Бүген “Рубин”ның гына түгел, ә бөтен Россия футболының җанатарлары чын әкиятнең шаһитлары булды. Ауропаның төп футбол турниры дебютанты чит мәйданда 98 мең кеше сыйдырышлы аренада Чемпионнар лигасы хуҗасын бирелергә мәҗбүр итте.
Рязанцевның 35 метрдан типкән тубы эссе июль төнендә яшьнәгән яшен кебек тәэсир итте, ярымсакчыдан мондый тәвәккәллекне берәү дә көтмәгән иде. Ул очрашуның буеннан буена “Рубин” уенына тон бирде.
Матч үз тренерының күрсәтмәләрен ялгышмыйча үтәгән һәм бик теләгән очракта теләсә кайсы команданың иң көчле көндәшне дә җиңә алуын дәлилләде. Бу җиңү – Бердыевның, аның тренерлык фәлсәфәсенең җиңүе дә.
“Рубин” “Барселона”га үзенчә уйнарга ирек куймады, үз мөмкинлекләрен тулысынча файдаланды.
“Барселона” кырында исәптә өстенлеккә ирешү алай ук сирәк күренеш түгел, әмма соңыннан барлык командалар да диярлек иртәме–соңмы хуҗаларның һөҗүменә каршы тора алмый. 48 нче минутта Ибрагимович исәпне тигезләгәч, җанатарларның күбесе нәкъ шул хакта уйлап куйгандыр, мөгаен. “Барселона” һөҗүмгә ташланса да, “Рубин” югалып калмады, көндәшен үз капкасына якын җибәрмәде. Әлеге уңайдан капкачы Сергей Рыжиковның искиткеч яхшы чыгыш ясавын билгеләп үтәргә кирәк. Нәтиҗәдә, очрашу “Рубин” файдасына 2:1 исәбенә төгәлләнде.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100