news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Барселона хакимияте Гагаринга һәйкәл куярга ниятли

Дөньяда беренче космонавтка һәйкәлләр Франция, Германия, Болгария, АКШ, Кытай, Һиндстан, Аргентина, Үзбәкстан, Кипрда бар.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Испания Барселонасы хакимияте дөньяның беренче космонавты Юрий Гагаринга диңгезләр гизгән Христофор Колумб монументы каршында һәйкәл куярга ниятли. Бу хакта Калуга өлкәсе губернаторы урынбасары Владимир Потемкин хөкүмәт әгъзалары киңәшмәсендә җиткергән, дип хәбәр итә "ТАСС".

"Барселонада Юрий Гагаринга Христофор Колумб монументына каршы һәйкәл кую тәкъдиме яңгырады", – ди Владимир Потемкин. Испания бу тәкъдимне моннан берничә көн элек Италиядә узган V Евразия форумында яңгыратты. Биредә дә Гагаринга һәйкәл ачылу тантанасы булган.

Планетаның беренче космонавтына һәйкәлләр күп шәһәрләрдә "Мәдәни диалог – бердәм дөнья" хәйрия фонды ярдәмендә куела. Барлык шәһәрләргә дә Гагарин бюстлары бушлай таратыла. Һәйкәлләр инде Франция, Германия, Болгария, АКШ, Кытай, Һиндстан, Аргентина, Үзбәкстан, Кипрда урнаштырылган.

Россиядә Гагаринга һәйкәл Калуга шәһәрендә К.Э.Циолковский исемендәге космонавтика тарихы дәүләт музеена каршында ачылган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100