news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Барс”лар реваншка әзерләнә

Иртәгә “Ак Барс” “Автомобилист”ны кабул итә

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”). Урал төбәгенә сәфәреннән соң, иртәгә “Ак Барс” үз бозында очрашуларын яңартып җибәрә. Казан хоккейчыларының бу сериядә беренче кунагы Екатеринбургтан “Автомобилист” булачак. “Татнефть Арена”да уен Мәскәү вакыты белән кичке сәгать 7 дә башлана. Матчның хөкемдарлары – Юрий Цыплаков (Санкт-Петербург), Әнвәр Җиһаншин һәм Игорь Цепаев (Магнитогорски).

Бу сезонда гына КХЛ да чыгыш ясый башлаган “Автомобилист” белән “барс”лар әле узган атнада гына Екатеринбург бозында очрашкан иде. Ул чакта “барс”ларның уенны үз файдасына хәл итәргә “теше” үтмәде. Буллитлар сериясендә Зиннәтулла Биләлетдинов командасы оттырды. Ә, гомумән алганда, бу сезон барышында көндәшләр инде моңа кадәр 3 тапкыр очрашырга өлгерде. Шуның икесе Казан хоккейчыларының җиңүе белән тәмамланган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot