news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Барс канатлары” коляскаларда баскетбол буенча Россия чемпионатында беренче җиңүен яулады

Казанлылар Ижевск “Локомотив”ын 90:26 исәбе белән отты.

“Барс канатлары” коляскаларда баскетбол буенча Россия чемпионатында беренче җиңүен яулады
Султан Исхаков

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Айгөл Мотыйгуллина). “Барс канатлары” Казан командасы коляскаларда баскетбол буенча Россия чемпионатында беренче җиңүен яулады. Казанлылар Ижевск “Локомотив”ын 90:26 исәбе белән отты. Коляскаларда баскетбол буенча Россия чемпионаты кысасында бу уен Татарстанда беренче тапкыр үтте.

УНИКС базасында Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә үткән турнирга дәүләтнең Мәскәү, Санкт-Петербург, Төмән, Ульяновск, Ижевск шәһәрләреннән килгән 120 спортчы җыелды. Татарстанны ике команда тәкъдим итә: Казаннан “Барс канатлары” һәм Чаллыдан “Яр Чаллы”.

Чаллы командасы мондый турнирда беренче тапкыр катнаша. Ә Казанлылар чемпионатның танылган лидерлары, дип белдерде Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте рәисе Рифат Ганибаев.

“Без беренче урынны өмет итәбез. Баскетбол коляскасы гади коляскадан аерыла. Ул җиңел һәм тәгәрмәчләр дә тайпылыш белән. Ул стартны җиңелрәк алырга мөмкинлек бирә. Мондый коляскалар 300 мең сумга якын тора. Күптән түгел Татарстан Президенты ярдәме белән без яңа инглиз коляскаларын алдык. Моңарчы без немец коляскаларында уйнадык. Алар да яхшы иде, ләкин болары җиңелрәк”, - дип сөйләде “Татар-информ”га “”Барс канатлары” капитаны Динар Камалиев.

Коляскаларда баскетбол буенча Россия чемпионатында ике кыз да катнаша. Шуларның берсе Мәскәү, ә икенчесе “Яр Чаллы” командасыннан.

Турнир 18-21 февраль көннәрендә үтә. Санкт-Петербург командасы «БасКИ»ның “Барс канатлары”на каршы очрашуы финал матчы булачак. Шуннан соң нәтиҗәләр ясалачак һәм җиңүче командалар билгеләнәчәк.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100