Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Барнаулның Үзәк мәчетендә мөселман сугыш ветераннарын котладылар
Барнаулның Үзәк мәчетендә мөселман сугыш ветераннарын котладылар
(Казан, 11 май, "Татар-информ"). Бәйрәм көннәренең берсендә Барнаулның Үзәк мәчетенә Бөек Ватан сугышында катнашкан мөселманнар чакырылган иде. Аларны биредә имам-хатыйп Фәһим хәзрәт һәм мөселман җәмгыятьләре - милли-мәдәни татарлар автономиясе һәм Казакъстанның "Ата-Мура" мәдәни үзәге җитәкчеләре каршылады.
Бүген Барнаулда 20дән артык мөселман сугыш ветераны яши. Нигездә, алар - татар, казах һәм башкортлар. Мәчеттә намаз укылды. Ветераннар өчен милли ризыклардан өстәл әзерләнгән иде. Очрашуга килгән һәр сугыш ветераны һәм тыл хезмәтчәннәренә бәйрәм бүләкләре тапшырылды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз