news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Барнаулда «Татар мирасы» күргәзмәсе ачыла

Күргәзмәдә бизәнү әйберләре, милли костюмнар, татар хәрәкәте активистларының шәхси коллекцияләрен күрергә мөмкин.

27 сентябрьдән 16 октябрьгә кадәр Барнаул шәһәренең Алтай крае халыклары йортында Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган «Татар мирасы» күргәзмәсе эшли.

«Күргәзмәдә татар халкының көндәлек тормыш-көнкүреше, шулай ук тарихы, мәдәнияте һәм әдәбияты белән бәйле предметлары тәкъдим ителде: бизәнү әйберләре, милли костюмнар һ.б. Шулай ук татар хәрәкәте активистларының шәхси коллекцияләреннән һәм «Дулкын» «Дулкын» татар Мәдәният үзәге предметлары урын алды», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә үзәк җитәкчесе урынбасары Артём Зиннәтуллин.

Күргәзмә 27 сентябрьдә 16:00 сәгатьтә Барнаул шәһәрендә урнашкан Алтай крае халыклары йортында ачыла һәм эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр эшли. Керү бушлай. 

  • Күргәзмәне Алтай крае хөкүмәте, Алтай крае халыклары йорты төбәк автономия учреждениясе, «Дулкын» Алтай крае иҗтимагый оешмасы оештыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot