news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Барнаулда беренче тапкыр заманча татар музыкасы яңгыраячак

Заманча музыканы “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе һәм татар теле көннәре кысаларында ишетеп булачак.

Барнаулда беренче тапкыр заманча татар музыкасы яңгыраячак
Султан Исхаков

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Алтай краеның Барнаул шәһәрендә беренче тапкыр заманча татар музыкасы яңгыраячак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Барнаулның “Дулкын” татар мәдәнияте үзәге рәисе урынбасары Артем Зинәтуллин хәбәр итте.

26 апрель көнне бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә Барнаулның “Дулкын” татар мәдәнияте үзәге туган теле көненә һәм “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенә чакыра.

18:00 сәгатьтә Барнаулның “Мир” мәйданчыгы янында беренче тапкыр заманча татар музыкасы концерты узачак. Шулай ук теләүчеләр “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенә кушылып, татар теле белән таныша ала.

“Без җәмәгатьчелеккә заманча татар музыкасын чыгарырга телибез. Халык аның барлыгын белергә тиеш. Без альтернатив музыканы да, эстрада музыкасын да сайларга тырыштык. Биредә Рәдиф Кашапов, “АИГЕЛ”, Динә Гарипова һ.б җырчыларның җырлары яңгыраячак”, - диде Артем.

19:00 сәгатьтә “ачык микрофон” эшли башлаячак. Биредә һәр теләгән кеше рус, татар телләрендә шигырьләр укый, шулай ук үз иҗатындагы шигырьләр белән дә таныштыра алачак. Шигырь укырга Россия язучылар берлеге әгъзалары килүе көтелә.

Чара Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Барнаул шәһәренең “Дулкын” татар мәдәнияте үзәге ярдәме белән оештырыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100