news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Барнаулда Алтай татарларының тарихына багышланган очрашу узды

10 апрельдә Барнаул шәһәренең 37нче китапханәсендә «Алтай татарлары: үткәне һәм хәзергесе « мәдәни-мәгариф очрашуы узды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Очрашуда китапханә хезмәткәрләре Алтай халыклары турында китаплар күргәзмәсе тәкъдим итте. «Дулкын» оешмасы активистлары бай программа әзерләгән. Чара кунаклары татар мәдәниятенең күптөрлелеге белән таныша алды.

«Алтын мирас» тарих сөючеләр җәмгыяте җитәкчесе, «Дулкын» оешмасы рәисе урынбасары Артем Зинннәтуллин татар халкының иҗтимагый эше, гореф-гадәтләре, Алтай краенда яшәүче татарлар турында сөйләде.

Халык һөнәрләре осталарының «Матур» клубы җитәкчесе Елена Вәлиуллина татарларның сәнгати мәдәниятен тәкъдим итте. Очрашу вакытында балалар көнкүреш әйберләре белән таныша, шулай ук милли киемнәрне киеп карый алдылар. Мәктәп укучылары очрашуны бик теләп кабул итте һәм татарларның мәдәнияте, теле һәм гореф-гадәтләре турында сорауларны актив рәвештә бирделәр. «Дулкын» оешмасының «Дуслар» ансамбле тамашачылар өчен татар җырларының яңа репертуарын тәкъдим итте.

«Дулкын» активистлары китапханә фондына 2023 елда үз эшләре турында чыгарылган фотоальбом бүләк иттеләр.

Чара Барнаул шәһәре хакимиятенә коммерцияле булмаган оешмаларга устав эшчәнлеген алып бару өчен бирелгән субсидияләр кысаларында узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100