news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Барнаул укучыларының тозлы камырдан ясаган эшләреннән күргәзмә оештырылган

Барнаул укучыларының тозлы камырдан ясаган эшләреннән күргәзмә оештырылган
Алтай краеның милли-мәдәни берләшмәләр ассоциациясе

Барнаул шәһәре татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе «Карлыгаш» (»Карлыгач») иҗади берләшмәсенең тозлы камырдан ясаган эшләре күргәзмәсен оештырган. Күргәзмә Фәнни шәһәрчекнең мәдәният сарае базасында узган. Бу хакта Алтай краеның милли-мәдәни берләшмәләр ассоциациясе хәбәр итә.

Күргәзмәдә 5 ел дәвамында бу һөнәргә өйрәнгән 22 чыгарылыш укучысының эшләре тәкъдим ителгән.

«Берләшмә «Карлыгач» исемен йөрткәнгә, күрәсең, күргәзмәдә тозлы камырдан ясалган карлыгач оялары күп иде. Балалар үз куллары белән кошлар, киек җәнлекләр һәм йорт хайваннарын, чәчәкләр, таулы Алтай күренешләрен, һәм, әлбәттә, Татарстан символы — барсны ясаганнар. Фәнни шәһәрчекнең искиткеч күргәзмәсе — «Карлыгач»ның күмәк иҗаты нәтиҗәсе», — дип яза чыганак.

Күргәзмәнең төп экспонатлары исә — Россия, Татарстан һәм Алтай төбәге флаглары.

Күргәзмә Алтай крае хөкүмәте субсидиясе ярдәме белән оештырылган.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100