news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Барнаул татары: Сабантуй – күңел ачу гына түгел, дуслар һәм якыннар белән очрашу да

Барнаул татары: Сабантуй – күңел ачу гына түгел, дуслар һәм якыннар белән очрашу да
Фото: Алтай крае иҗтимагый оешмасы – «Дулкын» татар мәдәнияте үзәге

Барнаулда милли татар халык бәйрәме – Сабантуй узды. Быел бәйрәм балалар Сабан туе форматында үткәрелгән. Оештыручылар бөтен игътибарны яшь катнашучыларга юнәлткән. Бу хакта Алтай крае иҗтимагый оешмасы – «Дулкын» татар мәдәнияте үзәге хәбәр итә.

«Иртәдән һава торышы начар булуга карамастан, Сабантуйны яратучылар «Урман әкияте» паркына килде. Балалар бәйрәмнең башлануын түземсезлек белән көтте. Кашыкка һәм чиләкләргә йомырка салып йөгерү, уенчыкларны кисеп алу һәм кул ярдәменнән башка күмәч ашау, капчык киеп йөгерү һәм агач атка атланып чабу – барлык бәйгеләрдән дә актив катнаштылар. Традиция буенча Сабантуйның баш батыры уенчык тәкә алды», - дип билгеләп үтте «Дулкын» татар мәдәнияте үзәге рәисе Флора Зинәтуллина.

Сәхнәдә «Дуслар» ансамбле, «Сандугач» ансамбле һәм «Уралым» башкорт мәдәнияте клубы чыгыш ясады. Коллективлар Барнаулда яшәүчеләргә һәм кунакларга үзләренең иҗади номерларын, милли киемнәрен, традицион сыйларын һәм уеннарын тәкъдим итте. Сабантуй кунаклары милли кием элементларын киеп карый алды.

«Бәйрәмгә килүчеләрнең барысына да күңелле һәм кызыклы булды. Сабантуй – күңел ачу гына түгел, дуслар һәм якыннар белән очрашу да ул. Һәм тагын бу бәйрәмне үткәрүдә финанс ярдәме күрсәткән кешеләргә зур рәхмәт әйтәсем килә», - дип өстәде Флора Зинәтуллина.

  • Милли бәйрәм язгы чәчү эшләре тәмамлануга багышлана. Барнаулда Сабантуйны 1994 елдан бирле оештыралар. Быел Барнаул Сабан туе 28 мәртәбә уздырылды, диелә хәбәрдә.
news_right_1
news_right_2
news_bot