news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Барнаул татарлары милли ризык пешерү ярышын уздырган

Һәр команда вак бәлеш, кыстыбый, кош теле кебек татар халык ризыклары пешергән.

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Барнаул шәһәрендә "Тәмле" дип исемләнгән татар милли ризыклары көне үткәрелгән. Əлеге чараны "Дулкын" татар мәдәни үзәге оештырды, дип хәбәр итә үзәкнең активисты Артем Зиннәтуллин.

Аның сүзләренчә, командалар токмач кисүдә ярышкан. Хөкемдарлар токмачның сыйфатын гына түгел, ә кисү тизлеген, командаларның бердәмлегенә дә игътибар иткән. Аннан соң һәр команда вак бәлеш, кыстыбый, кош теле кебек татар халык ризыклары пешергән.

Моннан тыш бәйгедә читтән торып та катнашып булган. Моның өчен өйдә татар халык ризыгы пешереп килү соралган. Бәйгедә катнашучыларның барысы да тиешле бәяләнде, ди Артем Зиннәтуллин. Ярыш җыр-биюләр белән үрелеп барган.

Чара азагында, мохтаҗларга ярдәм итү йөзеннән, хәйрия акциясе башлану хакында игълан ителгән. Ул ай азагына кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100