news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Барнаул татарлары карга боткасын бәйрәм иткән

Алар анда төрле ярмалардан ботка пешереп сыйланган.

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Барнаул каласындагы Татар мәдәнияте үзәге милләттәшләребезне кабат үзенә җыеп, язны каршылау, ягъни “карга боткасы” чарасын уздырган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә “Яшь йөрәкләр” клубы җитәкчесе, Барнаулда татар милли хәрәкәте активисты Артем Зиннәтуллин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, “карга боткасы”на 35ләп кеше җыелган. Күбесе үзәккә беренче тапкыр гына килгән.

“Алтайга яз килүе нык сизелә. Чараның төп өлеше дә яз каршылау булды. Катнашучылар төрле ярмалардан пешерелгән боткадан авыз итте. Яшь активистлар кара карга булып киенде һәм халык аларны “каршы алды”. Сүз уңаеннан, тәмле камыр ризыклары һәм ботка пешереп килүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Балалар да үз сәләтләрен күрсәтә алды. Алар язга багышланган рәсемнәр ясады”, – диде Артем Зиннәтуллин.

Аның сүзләренчә, бу быел милли-мәдәни үзәктә үткәрелгән чараларның соңгысы булмаячак, чөнки 2017 ел Алтай татарлары милли хәрәкәтенә 25 ел тула. Әлеге датаны алар зурлап уздырырыга ниятли.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100