news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Бәрмәнчек» фольклор ансамбленә яңа директор билгеләнде

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпованың карары нигезендә, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле директоры вазифаларын башкаручы итеп Юлия Дувалова билгеләнде. 22 июль көнне Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова яңа җитәкчене «Бәрмәнчек» коллективына тәкъдим итте. Бу хакта «Туганайлар» газетасы хәбәр итә.

  • Юлия Игорь кызы Дувалова – 1995 елның 7 маенда Мамадыш шәһәрендә туа. Казан федераль университетының идарә, икътисад һәм финанс институтын тәмамлый. 2016 елдан ул республика керәшен оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге проектларын тормышка ашыра. Керәшен балалары өчен оештырылган «Айбагыр» этник сменасы координаторы; «Керәшен чибәре» матурлык һәм талант конкурсының башкарма директоры булды. 2019 елдан – республика керәшен иҗтимагый оешмасының идарә члены.
  • 2020-2024 елларда Казан шәһәрендәге «КАН АВТО»да сыйфат бүлеген җитәкли. 2023 елдан башлап, КФУның финанс базарлары һәм финанс институтлары кафедрасы ассистенты булып эшли.
news_right_1
news_right_2
news_bot