news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бармак эзләре республикадагы 46 эчке эшләр идарәсеннән җыеп, бердәм базага тупланган

Ә ДНК анализы ясый торган автоматлаштырылган комплекска нәтиҗә чыгару өчен нибары 10ар микролитр күләмендә кеше организмы бүлеп чыгарган нинди дә булса матдә, гәүдә тукымасы, сөяк һ.б. җитә

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре эчке эшләр идарәсе бинасына урнашкан Экспертиза-криминалистика үзәгендә уздырылган брифингта журналистларны әлеге үзәк белгечләре тарафыннан кулланылышка кертелгән яңа технологияләр һәм эш алымнары белән таныштырдылар.
Үзәк җитәкчесе, милиция подполковнигы Әнәс Мөхәммәтҗанов экспертиза, анализ ясау һәм тикшеренү эшләре хакында мәгълүматлар биреп, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы экспертлары кулланган яңа технологияләрнең берсе буларак ДНК анализы ясый торган автоматлаштырылган комплексны атады. «Элек бу төр анализ кыйммәтле санала һәм күп эш таләп итә иде, хәзер үзебездә мондый мөмкинлек булдырылуы уңай нәтиҗәләргә китерде», - дип билгеләп үтте ул.
Аның сүзләренчә, узган елда барлыгы 312 (2007 елда – 175) экспертиза ясалган һәм 384 (2007 елда – 43) ДНК анализы методлары кулланып тикшеренү үткәрелгән. Барлыгы 81 экспертиза эше барышында биологик эзләрнең конкрет кешеләргә мөнәсәбәтле икәнлеге беленгән. Экспертиза ярдәмендә билгесез кеше гәүдәләреннән 2008 елда 14енең һәм быел 2 айда гына да 11енең кемнеке икәнлеге ачыкланган. Бу нәтиҗәләр соңгы 10 елда Татарстан территориясендә табып алынган билгесез кеше гәүдәләренең биологик материаллар үрнәкләре буенча ясалган, ә үрнәкләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының суд-медицина экспертизасы бюросы тарафыннан бирелгән. АКШта ясалган ДНК анализаторының мөмкинлекләре хакында молекуляр-генетик тикшеренүләр лабораториясенең биологик экспертиза бүлеге баш эксперты Сергей Аверьянов сөйләгәнчә, әлеге аппаратта автомат режимда 96 үрнәк буенча берьюлы тикшеренү үткәреп була. Моның өчен нибары 10ар микролитр күләмендә кеше организмы бүлеп чыгарган нинди дә булса матдә, гәүдә тукымасы, сөяк һ.б. җитә. Аппарат исә анализ нәтиҗәләрен компьютер мониторында күрсәтә.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Экспертиза-җинаятьләр тикшерү үзәгендәге «Папилон» автомат дактилоскопик мәгълүмат системасының дактилоскопик экспертизаларны хисапка алу бүлеге җитәкчесе Константин Лучкин сүзләренчә, дактилоскопик үрнәк, ягъни бармак эзләре республикадагы 46 эчке эшләр идарәсеннән җыеп, бердәм базага тупланган, алар бердәм челтәргә керетелгән, шулай ук Идел буе федераль округындагы мәгълүмат базасына керү мөмкинлеге дә каралган.   


   


news_right_1
news_right_2
news_bot