news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Барлык уеннарга да бер төрле әзерләнәбез – Рифат Җамалетдинов
Максат – Россия җыелмасына эләгү һәм дөнья чемпионатында чыгыш ясау, ди татар футболчысы.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 17 август, “Татар-информ”). Казанның “Рубин” футбол командасы һөҗүмчесе, 20 яшьлек татар егете Рифат Җамалетдинов “Анжи” командасына каршы уен алдыннан уздырылган ачык күнегүләр вакытында үз фикерләре белән уртаклашты.
“Анжи” командасында булган үзгәрешләрдән бигрәк, безне үз уеныбыз ныграк борчый. Безгә әлеге матчта җиңәргә кирәк. Җиңү гаять мөһим булачак. Турнир таблицасында күтәрелергә тырышачакбыз”, – диде Рифат Җамалетдинов журналистларга.
“Рубин” сезон башында бер-бер артлы чемпионатның төп фаворитлары белән очрашты инде. Әмма уенчылар командаларны төркемнәргә бүлергә яратмый.
“Фаворитмы ул, юкмы – һәр уен мөһим. Барлык уеннарга да бер төрле әзерләнәбез, җиңәргә тырышабыз”, – диде футболчы.
Ул шулай ук ил җыелмасына “Рубин”нан 5 футболчының чакырылуы командага көч өстәвен дә ассызыклады.
“Һәр футболчының максаты – Россия җыелмасына эләгү һәм дөнья чемпионатында чыгыш ясау. Барыбыз да тырыша”, – диде Җамалетдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot