news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Барлык товар әйләнешенең 20 процентын хәләл ризыклар тәшкил итәчәк — Руслан Хәйретдинов

Хәләл продукция куллану культурасы үсә, дип саный “ИТЛЕ” проектына нигез салучы.

Барлык товар әйләнешенең 20 процентын хәләл ризыклар тәшкил итәчәк — Руслан Хәйретдинов
Султан Исхаков

(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Хәләл продукция, дөньядагы товар әйләнешенең 20 процентын тәшкил итәчәк. “ИТЛЕ” проектына нигез салучы Руслан Хәйретдинов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

“Хәләл ризык аны җитештерүнең бөтен этапларында да контрольдә тотыла. Малны ашату, чалу һәм башкалар. Хәзерге чорда дөньяда мөселманнар саны 1,8 миллиардка якынлаша. Бу исә һәр өченче кеше мөселман, дигән сүз. Шуңа да җитештерүчеләр бу базарга игътибарларын юнәлтми булдыра алмый. Экспертлар фикеренчә, якын киләчәктә хәләл продукция әйләнеше, барлык продукциянең 20 процентын тәшкил итәчәк. Безнең республикада искәрмә булып тормый”, – ди Руслан Хәйретдинов.

Аның сүзләренчә, “”ИТЛЕ” кибете эшен башлаганда ит сату һәм ярымфабрикатлар сәүдә ноктасы буларак кына тәкъдим ителгән. Соңрак исә сатып алучылар итне әзерләп бирергә дә сорагач, “ИТЛЕ” концепциясен үзгәртеп, кафега әверелдерелгән.

Әлеге продукцияне хәзер мөселманнар гына түгел, башкалар да файдалана, ди проект җитәкчесе. Аның сүзләренчә, аларның кафесына рәсми очрашулар да уза, танылган кешеләр дә хәләл ризыктан авыз итә.

“Хәләл продукциягә мөселманнар арасында гына ихтыяҗ булмавын күрдек. Хәләл продукция куллану культурасы үсә. Бездә алкоголь һәм кальян юк. Әмма кунакларыбыз алардан башка да үзләрен бик яхшы хис итә”, – ди саный Руслан Хәйретдинов.

“Хәләл-гид” проекты җитәкчесе Айрат Касыймов фикеренчә, хәләл ризыкларның популярлашуы продукциянең экологик яктан чиста булуына бәйле. Хәләл ризыкларны куллану Россиядә генә түгел, ә Кытай, Малайзия һәм башка илләрдә дә активлаша.

“Хәләл хәрәкәтен үстерү өчен без гади рестораннарда да шундый продукцияне тәкъдим итсеннәр дип эшлибез. Россиядә хәләл индустрия зур тизлектә үсә дип булмый. Лондондагы партнерларыбыз, Германиядә бу эш күпкә тизрәк бара”, – диде Айрат Касыймов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100