news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин барлык россиялеләргә иминлек теләде: Без бергә булганда бар да тормышка ашачак!

Путин барлык россиялеләргә иминлек теләде: Без бергә булганда бар да тормышка ашачак!
Фото: kremlin.ru

РФ Президенты Владимир Путин Яңа ел мөрәҗәгатендә Россиядә яшәүчеләргә һәм гомумән илгә иминлек теләде. Дәүләт башлыгы мөрәҗәгатен Ерак Көнчыгышның кайбер төбәкләрендә күрсәттеләр, анда инде Яңа ел җитте.

«Кадерле дуслар, без Яңа елны каршы алуга һәрвакыт җылы карыйбыз. Уй-хыялларыбыз, иң изге ниятләребез һичшиксез тормышка ашар, дип өметләнәбез», - дип билгеләде Президент.

«Яңа ел җитәргә бик аз калды. Бу минутларда безнең янда иң якын кешеләребез — гаиләбез, балаларыбыз, әти-әниләребез, оныкларыбыз, дусларыбыз һәм хәрби иптәшләребез», - дип игътибар итте ул.

«Һәр йортка, һәр гаиләгә һәм яраткан илебез — Россиягә имин булуын һәм чәчәк атуын телим! Без бергә булганда бар да тормышка ашачак! Яңа ел белән, кадерле дуслар! Яңа 2025 ел белән!» - дип йомгаклады Владимир Путин.

Россия Президентының яңа ел чыгышы 3 минут 35 секунд дәвам итте. Быелгы чыгыш иң кыска мөрәҗәгатьләрнең берсе булды (иң кыска чыгыш 2006 елда булган – ике минуттан аз гына озынрак), дип билгеләп үтте ТАСС.

news_right_1
news_right_2
news_bot