news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Барлык медицина учреждениеләрендә грипп һәм ОРВИ таралганга чикләүләр кертелде

Татарстанда ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны арта. Шуңа бәйле рәвештә Татарстанның барлык медицина учреждениеләрендә чикләүләр кертелде. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов хәбәр итте.

«Медицина хезмәткәрләре һәм пациентлар өчен битлек режимы кертелгән. Авыруларга йөрү тыелмаган, ә чикләнгән. Без реанимациягә авыруларның туганнары килүне тулысынча тыя алмыйбыз – бу законнарга каршы килә», - диде спикер.

Әйтик, реанимациягә бер генә туганны кертергә мөмкиннәр. ОРВИ симптомнары булганнар авырулар янына кертелми.

news_right_1
news_right_2
news_bot