Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Барлык кандидатлар да Татарстан Рәисен сайлауда тәкъдим ителү өчен документлар тапшырды
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе ТР Рәисе вазифасына тәкъдим ителәчәк барлык дүрт кандидаттан да документлар кабул итте. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Андрей Нефедов хәбәр итте.
«Татарстанда Рәис вазифасына кандидатларны бары тик сәяси партияләр генә тәкъдим итә. Кандидатлар тәкъдим итү чоры 12 июньнән 11 июльгә кадәр дәвам итә. Барлыгы 23 гомумроссия сәяси партиясе теркәлгән, шул исәптән Татарстанда 17 төбәк бүлеге эшли. Шулар арасыннан дүрт сәяси партия ТР Рәисен сайлауларда катнаша», - дип сөйләде ул.
Республиканың гамәлдәге җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия»дән, Руслан Йосыпов ЛДПРдан, Хафиз Миргалимов КПРФтан, Виталий Смирнов «Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе»ннән тәкъдим ителгән.
Нефедов искәрткәнчә, Бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, Татарстанда өч сайлау кампаниясе узачак: ТР Рәисе җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатлары, шулай ук 18нче номерлы Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутаты сайланачак. Бу вакансия Геннадий Емельяновка РФ сенаторы вәкаләтләре тапшырылганнан соң барлыкка килде.
«Республика җитәкчесен сайлау алтынчы мәртәбә уздырылачак. Татарстан Рәисенең аерым статусын исәпкә алганда, бу сайлауларны 2025 елның иң мөһим сайлау кампаниясе дип атарга була», - дип ассызыклады ул.
Быел Россиядә төбәк административ үзәкләренең 25 депутат җыелышын, РФ субъектларының 11 закон чыгару җыелышын, 19 төбәк башлыгын сайлаулар узачак. Моннан тыш, Ненец автономияле округында төбәкнең закон чыгару органы РФ Президенты Владимир Путин тәкъдиме нигезендә югары вазифаи затны сайлаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз