news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Барлык диннәр гыйбадәтханәсенә туристларны кертә башлаганнар

Бүген уникаль корылманы төзекләндерү эшләре бара.

(Казан, 28 май, «Татар-информ», Алёна Низамова). Барлык диннәр гыйбадәтханәсенә туристларны кертә башлаганнар. Бинаны төзүче мәрхүм Илдар Хановның эше юкка чыкмасын өчен, архитекторның энесе Илгиз Ханов гыйбадәтхәнәне сафка бастыруны тормыш максаты иткән.

“Хәзер проектлар белән эшлибез. Юам, чистартам. Тәрәзәләрне алыштыру эшләре бара. Йога дәресләре бирәм, икона язу буенча үзәк ачылачак. Элеккегедән әйбәтрәк итеп ясарга тырышачакмын. Яңа материаллар белән. Агачтан ясамыйм, агач яна”, – дип белдерде ул «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Адымнар» тапшыруы хәбәрчесенә. 

Төзекләндерүнең беренче этабы төгәлләнгәч, осталар йортын төзеп бетерү планлаштырылган, туристлар өчен машина кую урыны ясарга җыеналар.

Илгиз Ханов, сафка бастыру эшләренә шәһәр җитәкчелеге дә теләктәшлек күрсәтер, халык та битараф калмас, дип ышануын белдерде.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100