news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Барлыгы 2 миллионга якын кеше Мәккәдә хаҗ йолаларын үти башлады

Быел хаҗда 600 меңләп граждан катнаша, тагын 1,4 миллион кеше чит илләрдән килгән

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Пәнҗешәмбе көнне 2 миллионга якын кеше, хаҗ йолаларын үтәү өчен, Мәккәдән Гәрәфә тавына таба юлга чыкты, дип хәбәр итә "Интерфакс" «Associated Press» агентлыгына сылтама белән.

Согуд Гәрабстаны хакимияте мәгълүматлары буенча, быел хаҗда 600 меңләп граждан катнаша, тагын 1,4 миллион кеше чит илләрдән килгән. Агентлык билгеләп узганча, саклык чаралары сыйфатында быел Эр-Рияд Эбола бизгәге очраклары ачыкланган Сьерра-Леоне, Либерия һәм Гвинея мөселманнарына хаҗ кылырга килүне тыйган.

Пәнҗешәмбе көнне хаҗ кылырга килүчеләр Мина үзәнендәге палаткалар шәһәрчегенә юл алган, алар анда шайтанга таш ату йоласын башкарачак.   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100