news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәннең Бәркәтә авыл мәдәният йорты халык иҗатының район фестивалендә Гран-при алды

Чирмешәннең Бәркәтә авыл мәдәният йорты халык иҗатының район фестивалендә Гран-при алды
Гөлсирә Шәрифуллина

Чирмешән районының Бәркәтә авыл мәдәният йорты «Туган як җәүһәрләре» халык иҗатының район фестиваленда Гран-прига лаек булды һәм 40 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.

Өч айга якын сузылган әлеге чарада иллегә якын коллективтан (район үзәге оешмалары һәм авыл мәдәният йортлары) 1000гә якын кеше сәхнәгә чыккан, 364 концерт номеры күрсәтелгән. Район мәдәният йортында узган гала-концертта тамашачыларга сайлап алынган иң яхшы  60 концерт номеры тәкъдим ителде. Бу турыда «Безнең Чирмешән» хәбәр итә.

Һәр авылда, оешмада диярлек сәләтле кешеләр бар. Аларны күрә, оештыра белергә генә кирәк, ә монда инде җитәкчедән, мәдәният хезмәткәреннән тора. Мисал өчен,, Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин үзе дә авылдашлары белән бергә сәхнәгә чыгып җырлады. Ул «Авылда мәдәниятне күтәрү» номинациясендә махсус җиңүче.

«Безнең үзешчәннәр арасында төрле яшьтәге кешеләр, төрле һөнәр ияләре бар. Смотрда 52 кеше катнашты. Әйтик, иң өлкән артистыбыз Фәридә апа Искәндәрова пенсия яшендә, ә иң яше - Алсу Минхәерова 7 сыйныф укучысы, алар тәҗрибәле үзешчәннәр, дисәк тә була. Шул ук вакытта быел беренче тапкыр үзләрен сынап караучылар да катнашты», - диде Бәркәтә авыл мәдәният йорты директоры Фәния Кашапова.

Түбән Кәминкә үзешчәннәре һәм кадетлар мәктәп-интернаты коллективы да смотрга ныклап әзерләнгәннәр, алар уңышлы чыгыш ясады һәм беренче урынга лаек булды.

Түбән Кармалка авыл мәдәният йорты - икенче, Ивашкино мәдәният йорты һәм аграр техникум өченче дәрәҗә дипломга лаек булды.

Мордва Афонькәсе һәм Шешминка мәдәният йортлары - «Халык традицияләрен торгызу», ә Түбән Чегодай, Туймәт, Иске Кади мәдәният йортлары - «Халык традицияләрен саклау», утызимәнлеләр «Иң яхшы театраль күренеш» номинациясендә билгеләнделәр.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100