Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бариев: Казанда һәр бала күңеленә якын юнәлешне тапсын өчен спорт объектлары җитәрлек
Казанда һәр бала үзенең күңеленә хуш килгән юнәлешне сайласын өчен спорт объектлары җитәрлек. Бу хакта «Урам» экстрим-паркында башланган «Бөтен гаилә белән стартка. Бөтен гаилә белән сайлауларга!» гаилә спорт фестивалендә журналистларга Татарстанның спорт советы рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Бариев белдерде.
«Фестивальгә ата-аналары белән мәктәп укучылары килә, спорт төрләре буенча федерация вәкилләре үз дисциплиналары, кагыйдәләре турында сөйли, мастер-класслар күрсәтә һәм бу спорт төрләре белән кайда шөгыльләнергә мөмкин икәнлеге турында сөйли», - дип билгеләде сәясәтче.
«Без балаларның бер өлеше әти-әниләре белән спорт залларына, Казандагы спорт объектларына килер дип өметләнәбез», - дип ассызыклады ул.
Бариев шулай ук билгеләп үткәнчә, «Урам» экстрим-паркында кече сыйныф укучылары өчен спорт бәйрәме ел саен уку елы башында үткәрелә. Фестивальдә биш тематик зона эшли: шәһәрчекләр, флорбол, йога һәм гаилә зарядкасы, спорт көрәше һәм баскетбол.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз